Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Гомәров: “Син Булат абыйның кызы түгелме?”

Пятачок Петербургта татарларны очраштырды

Чаллы кызы, хәзерге вакытта Екатеринбургта яшәүче Алинә Сурматовага (кыз фамилиясе Гыйниятуллина) да безнең Пятачоктан сәлам барып ирешкән. Алинә эш сәфәре буенча Санкт-Петербургка Халыкара газ форумына килә. Шунда Татарстан экспозициясен күреп, яннарына килергә була. Ни күрсен, анда “Калкан” кадет мәктәбендә бергә укыган Илнур Гомәров басып тора. Баксаң, ул мәртәбәле чарада алып баручы буларак катнаша икән. Күрешәләр, исәнләшәләр һәм бик кызыклы нәрсәләрне ачыклыйлар.
– Сөйләшкәндә, ничектер, Илнур уйга калган кебек тоелды. Кемлегемне оныткандыр, исенә төшерергә тырышадыр, дидем. Хәзер бергә укыганыбызны, мин бер класс кечерәк икәнемне әйтермен, дип тора идем. “Алинә, ә син Булат абыйның кызы түгелме?”, - дип шаккаттырды. “Шушы көннәрдә Чаллыда  Пятачок узды. Анда синең әтиең биеп җиңде”, - диде. Ә әни әле иртән генә миңа шул бәйрәмнән видео җибәргән иде. Исем китте, Илнур мине генә түгел, әти-әниемне дә хәтерли икән! Әтигә килгәндә ул биеми калмый инде. Ул үзе дә, бөтен гаиләбез дә биергә бик ярата”, – дип уртаклашты Алинә.

3нче октябрь көнне Чаллының Җиңү паркында узган Пятачокта сәхнәгә менеп биегән Булат абый Гыйниятуллин 41ел элек тормыш иптәше белән Пятачокларда танышканын, шуңа хәзергеләренә дә бик яратып килүен дә сөйләгән иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев