Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова “Сәер кеше”не сәхнәгә кайтарды

Аны ул социаль челтәрләрдәге аккаунтында тәкъдим итте.

ТР атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова иҗатын сөючеләргә шәп күчтәнәч әзерләде. Ул моннан күп еллар элек үзен тамашачыларга таныткан “Сәер кеше” җырын яңартып яздырды. Аның өзеген ул социаль челтәрләрдәге аккаунтына да урнаштырды.

Ролик астында: “Бу  җыр белән мин 20 ел элек зур сәхнәгә чыктым. Яшь, свежий чак иде. Ә хәзер без аны яңартып тәкъдим итәбез. Җырның авторы Илфак Шиһаповның рухы шат булсын”, - дип фикерләре белән дә уртаклашты. 

Шулай ук Илсөя үз подписчикларыннан: “Кемнәр хәтерли бу җырны? Элеккесе әйбәтме, яңасымы?” - дип тә кызыксынды.

Милләттәшләребез исә җырның беренче вариантын да, хәзергесен дә хуп күрүләрен белдерделәр. “Элеккегесеннән драйв, энергия чәчрәп тора иде, монысында восточная мудрость, спокойствие”, - дип комментарий калдыручылар да булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз