Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имтиханнарга кагылышлы сораулар туса...

2021-2022 уку елында шәһәр мәктәпләрен 5261 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Алар, гадәттәгечә, рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан тапшырачак. Моннан тыш үзләре сайлаган ике фәннән дә сынау тотачак. Имтиханнарны кабул итү өчен барлыгы 20 пункт оештырыла.

5 000нән артык тугызынчы сыйныф укучысының 3000нән артыгы – информатика, 2000нән артыгы – җәмгыять белеме һәм якынча шуның кадәр үк – география фәнен сайлаган. Ә менә немец һәм француз телләре буенча имтиханнарны икешәр укучы гына тапшыра. 

Матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин бердәм дәүләт имтиханы өч этапта үткәреләчәген хәбәр итте.  21 марттан 18 апрельгә кадәр вакытыннан алда имтихан узачак, ул студентлар һәм узган елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ике кабул итү пунктында оештырылачак. 26 майдан 2 июльгә кадәрге төп этап җиде пунктта узарга тиеш. Анда 2 меңнән артык 11 сыйныф укучысы, узган елларда мәктәпне тәмамлаган 119 кеше, 62 студент имтихан тапшырачак. Җәмгыять белеме, биология, химия, инглиз теле – быел да иң популяр фәннәр исемлегендә.  

«9нчы сыйныфтан соң Татарстанда ел саен туган телне 1000гә якын укучы сайлый. Узган ел аларның саны – 789, өченче ел – 1600 булган. Бу – уртача күрсәткечләр белән исәпләгәндә. Ә 11 сыйныфтан соң теләүчеләр бик аз, чөнки узган ел нибары ике чыгарылыш сыйныф укучысы гына теләк белдерде. Бу республика дәүләт имтиханының кабул итү санавы буларак каралмавына бәйле», –  дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Имтихан үткәрүгә кагылышлы сораулар туса,  30-59-34 һәм 8-965-623-85-25 телефоннары буенча «кайнар линия»гә шалтыратырга кирәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев