Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Иң мөһиме – балалар телефонда утырмадылар

Мактап туймаслык «Гөлбакча».

26 майдан Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә «Гөлбакча» ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Монда 180 бала бик теләп үзләренең җәйге каникулларын үткәрделәр. Мәктәпнең чисталыгы санитар нормаларга туры килә. Өч тапкыр туклану оештырылган, малайлар-кызлар ашханәдә тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Балалар отрядларга оешып, үзара уеннарда, ярышларда көч сынады. Өстәмә белем бирү оешмалары аша планеталар тормышы, гольф уены, табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм башка кызыклы темалар белән танышты.  Күпсанлы чараларда интеллектуаль һәм рухи мөмкинлекләрен ачты – Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концертта алар җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте, робототехника түгәрәге кысаларында конструкторлык сәләтен үстерде. Балалар чараларда актив катнаштылар, алган призларына сөенделәр.
12-13 яшьлек яшүсмерләр исә гимназия бакчасында тырышып эшләде. Алар биология дәресендә алынган белемнәрен практикада файдалана алды.  

«Гөлбакча» ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөргән балаларның әти-әниләреннән һәрдаим рәхмәт сүзләре генә ишетелеп торды.
«Сөенеп бетә алмыйм. Улым йөрисе килмичә генә барган иде, бик ошатты, вакытлары бик күңелле үтте, иң мөһиме – телефонда утырмыйлар», – диде Әмир Хәсәеновның әнисе.

«Тропик күбәләкләр күргәзмәсе, яшьләр үзәгенә автобусларда бергәләп җырлап барулар, «Эврика» үзәгендә үткәрелгән дискотека аеруча истә калды. Кызым Сылу тәмле итеп ашап, күңелле чараларда катнашып, саф һавада уйнап ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Ә без әти-әниләр өчен иң мөһиме – балалар күзәтчелек астында булып, төрле сәләтләрен ачты», – дип уртаклашты Айгөл Мәүлиева.  

Мондый кайтавазлар без педагогларга да, әйдаман булып эшләгән кызларга да эшкә дәрт өсти, рухландыра. Һәммәбезнең дә җәйге ялы шулай файдалы һәм кызыклы үтсен иде.

Флүзә Фәйзуллина, Лагерь җитәкчесе урынбасары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев