Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң зур бүләк – Чаллы егетенә

Автомобиль ачкычын җиңүчегә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

19-21 майда Татарстанда билбаулы көрәш буенча халыкара ярышлар уздырылды. Быел «Изге Болгар җыены» кысаларында оештырылган милли көрәш бәйгесе батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» машинасы әзерләнгән иде. Бу зур бүләккә Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Радик Сәлахов лаек булды. Автомобиль ачкычын ярышлар тәмамлангач җиңүчегә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. 

Ярышларда Таҗикстан, Иран, Кыргызстан, Бангладеш, Ангола, Иордания, Үзбәкстан, Мисыр, Сирия, Һиндстаннан – барысы 17 илдән 100дән артык көрәшче бил алышты. Узган елгы бәйгедә Әзәрбәйҗаннан килгән Джамал Фәйзиев батыр калган иде. Аңа мотоцикл тапшырдылар.

Россия данын көрәшчеләр Алексей Абрамов, Ислам Фәләхов, Эмиль Җиһаншин, Динар Кәримуллин, Артур Хәкимов, Радик Сәлахов һәм Рәнис Гыйләҗетдинов яклады. Финалда Радик Сәлаховка тиңнәр булмады.  

Фото Батырлар телеграм каналыннан  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев