Җинаятьчеләр пычак белән яралаган Ирина Шевырева аңына килгән
Әмма әлегә ул күрсәтмәләр бирми.
Агымдагы елның 14 октябрендә Казанда иртәнге якта җинаять кылынды. Мотоциклчы шлемы белән битен каплаган бер кеше эшмәкәр хатыны Ирина Шевыревага һөҗүм итә. Муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган.
Зыян күрүчене тиз арада урынга килгән ире шунда ук хастаханәгә озата. Хатын күп кан югалту сәбәпле бик авыр хәлдә була. Медиклар Иринага тиешле ярдәм күрсәтә.
Тикшерүчеләр киллерның корбанына ничә тапкыр пычак белән кадавын төгәл генә ачыклый алмый. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Шикле кешеләр кулга алынды.
Кичә Казанда эшмәкәр Станислав Шевыревны киленен үтерү омтылышы өчен 2 айга СИЗОга җибәрделәр.
«Ирина Шевырева аңына килгән. Әмма ул әлегә хокук саклау органнарына күрсәтмәләр бирми. Башта ире белән сөйләшергә теләвен белдергән», – дип хәбәр итте «Жесть Казани» телеграмм каналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев