Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Инспектор Зиннур Мостафин: «Балыкчыларга кар ни, яңгыр ни...»

ГИМС хезмәте кисәтү белән чыкты.

Минзәлә, Әгерҗе районнарында боз ярылып, балыкчылар суда калган. Бәхеткә, аларны коткарганнар. Чаллыда гадәттән тыш вакыйгалар теркәлмәгән. Әмма хәл катлаулы, ди ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин. Урамда 2 градус җылы. Карлы яңгыр ява. Мондый аномаль һава торышы соңгы тапкыр 1999 елда күзәтелгән. Кар тиз эри, боз катламы да тиз юкара. Шәһәр елгаларында боз 2 см-га гына калган урыннар бар, ди инспектор. 

«Иң куркыныч урыннардан Түбән Кама ГЭСы бьефы санала. Анда су чыгып торган урыннар бик күп. Ләкин бу балыкчыларны куркытмый. Алар анда тезелешеп утыралар. Шулай ук Мәләкәс елгасы, Элеватор тавы, Чаллы Яр районнарында, «Навигатор» көймә станциясе, «Алан» базары тирәсендә дә балык тоту куркыныч. Шуңа күрә без патруль белән йөри башлаячакбыз, мониторинглар оештыруны дәвам итәчәкбез», – ди ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин. 

Боз өстенә авто һәм мототранспорт белән чыгу катгый тыела. Шулай ук балаларга да елгаларга төшмәскә сорыйлар. Ата-аналарга игътибарлы булырга киңәш итәләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев