Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инстаграмда рекорд куйган постлар

Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. Gazetasy), Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз! Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.

15 яшьлек шәһәрдәшебез Альбертны якыннарының соңгы юлга озатуы –«Шәһри Чаллы»ның инстаграм аккаунтында иң күп каралган видео булып тора. Аны 260 меңгә якын кеше караган. Исегезгә төшерәбез, ике атна элек Чаллының Халыклар дуслыгы – Мәскәү проспектлары кисешендәге җәяүлеләр кичүен чыкканда аны зур тизлектә баручы машина бәрдереп китте.
Фаҗигале үлемгә битараф калмаучылар әлеге видео астында әле дә үз фикерләрен белдерәләр. Татар телен аңламаган кешеләр хәтта тәрҗемәсен сорап язалар. Күпчелеге баланың якыннарының кайгысын уртаклаша. «Йөрәкләрне телә торган авыр кайгы! Әткәсе-әнкәсенә, туганнарына Аллаһ сабырлыклар, түземлелекләр бирсен инде», – ди подписчикларыбыз.

 

Социаль челтәрләрдә яңа сәхифә булдырдык, анда Чаллы шагыйрьләренең иҗатын тәкъдим итәбез. Беренче булып интернет-дусларыбызга Лилия Фәттахова шигыреннән өзек тәкъдим иттек. 
«Йөгерәбез, 
укталабыз алга –
Өлгерме без?..
Без бит кайчак
артык ашыкканга -
өлгермибез!»
Фейсбукта әлеге сәхифә аеруча күп комментарийлар җыйды: «Укталабыз. Бу сүзне беренче ишетәм. Ашыгабыз, кабаланабыз дигән мәгънәдәдер инде...”; «Менә бит! Татар булып бу сүзне белмибез!»; «Укталу сүзендә уктай атылу белән тукталу хәрәкәте үрелгән кебек»; «Безнең якта билгеле сүз – укталу. «Яшь чакта әниләр : «Артык укталма» – дип кисәтәләр иде»; «Бик ашыкма, ату өлгерерсең», – дип пошмас, әкертен кешегә көлеп әйтәләр бездә» дип яздылар. 

«Энергетик» мәдәният сараеның экс-директоры Гөлзада Рзаева авырып, ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә эләкте. Бу хактагы постлар инстаграм битендә дә, ВК дагы төркемебездә дә күп кешенең игътибарын җәлеп итте. Күпчелек аңа тизрәк савыгуын теләде: «Бирешмичә, тизрәк терелүен телим. Көчле ул, бары да әйбәт булыр, көтәбез»; «Начар чирләрдән Аллаһ сакласын, Хәерлесе көтсен алда. Хак сүзләр, сәламәтлек – олы байлык,шатлыклы муллык. Имин-сау булыгыз, Гөлзада апа!». 
Бу мәгълүматнең башка мәгънәсен күрүчеләр дә бар: «Исән-сау булыгыз. Әмма показуха кадрлар белән кеше ышандырмасыннар иде. Давлениене үрә басып өстәл аркылы үлчәмиләр иде әлекке табиблар. Авыру кешене ипләп утыртып үлчиләр иде, хәзер болайда «пойдет» микән».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары