Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Интернет аша алынган товарны кайтарып буламы?

Аналитик тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, Россиядә 2025 елда онлайн сәүдә күләме 15 триллион сумны тәшкил иткән.

Бу сан елдан-ел арта гына бара.
2023-2025 елларда үсеш буенча лидерлар – Чиләбе өлкәсе (13,6 тапкыр арткан), Якутия (12,3 тапкыр), Башкортостан (9,3 тапкыр), Татарстан (7,8 тапкыр).
Россиядәге барлык онлайн-сәүдәләрнең 70 проценты «Wildberries», «Ozon» һәм «Яндекс Маркет» маркетплейсларына туры килә.
Сатып алучылар товарны каталоглар, буклетлар, фотосурәтләр яки башка чаралар аша гына карый ала. Читтән торып сатып алганда товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге булмый.
Бер яктан, мондый ысул уңайлы һәм отышлы. Еш кына дистанцион рәвештә сатып алына торган товарларның бәясе стационар кибетләрдәге шундый ук товарларга караганда түбәнрәк була.
Сатып алучы, өйдән чыкмыйча гына, интернет аша кирәкле әйберне ашыкмыйча сайлый ала, фотосурәтләрне карый, товарларның тасвирламаларын өйрәнә һәм бәяләрен чагыштыра.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләренә дистанцион сәүдәгә кагылышлы сорауларга еш җавап бирергә туры килә. Аеруча кулланучыларны товарны кире кайтару кагыйдәләре кызыксындыра.
Кулланучы дистанцион рәвештә сатып алганда товарның үзе белән дә, аның үрнәге белән дә турыдан-туры таныша алмый. Шуңа күрә кулланучы кимчелекләре булмаган товарны алганнан соң, 7 көн эчендә кире кайтара ала. Шул ук вакытта закон тарафыннан кире кайтару сәбәпләре билгеләнми, ягъни алар теләсә нинди булырга мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк: товарны кире кайтару аның төренә, куллану үзенчәлекләренә бәйле һәм сатып алу фактын раслый торган документ сакланган очракта гына мөмкин.
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында кулланучыда андый документ булмаса, башка дәлилләр китерергә мөмкин (шаһит күрсәтмәләре, интернет-сайтлардан алынган язмалар һ.б.)
Шуны да истә тотарга кирәк: барлык товарларны да кайтарып булмый. Индивидуаль, билгеле үзлекләре булган товардан баш тартырга ярамый. Бу әлеге товар кулланучы өчен махсус эшләнгән дигәнне аңлата, һәм аны бары тик ул гына куллана ала. Мәсәлән, индивидуаль рәвештә, конкрет кулланучы тәкъдим иткән үлчәмнәр буенча тегелгән аяк кием.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш кулланучыга