Интернет челтәренә – бушлай
Шәһәрдәшләрнең күпләп ял итү урыннарында - Энтузиаслар бульварында, "Азатлык" мәйданында, шулай ук Габдулла Тукай скверында бушлай Wi-Fi эшли башлады. Интернетка керү буенча хезмәтләрне "Дом.ру" провайдеры күрсәтә. Мәгълүматларны тапшыру тизлеге - 1025 Кбит/с тан башлана, югары тизлектәге интернет операторы абонентлары (үз исемнәре һәм парольләре белән теркәлгәндә) 4 Мбит/с ка кадәр тизлектэ...
Шәһәрдәшләрнең күпләп ял итү урыннарында - Энтузиаслар бульварында, "Азатлык" мәйданында, шулай ук Габдулла Тукай скверында бушлай Wi-Fi эшли башлады. Интернетка керү буенча хезмәтләрне "Дом.ру" провайдеры күрсәтә. Мәгълүматларны тапшыру тизлеге - 1025 Кбит/с тан башлана, югары тизлектәге интернет операторы абонентлары (үз исемнәре һәм парольләре белән теркәлгәндә) 4 Мбит/с ка кадәр тизлектэ челтәргә керә ала. Бушлай Wi-Fi 1 октябрьгә кадәр тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Проект Чаллыда 2011 елдан алып тормышка ашырыла. Үткән ел 1 майда Wi-Fi Чаллының җиде мәйданында эшли башлаган иде Һм бер ай дәвамында аннан 88 мең шәһәрдәшебез файдаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев