Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү бәйременә «Адымнар-Чаллы» мәктәбе зур концерт куйды

Анда 2 сыйныфтан алып 9 сыйныфка кадәр булган 150 бала чыгыш ясады.

Легендар фронт җырларына биюләр белән үрелеп барган сугыш композицияләре, җырлар, шигырьләр аша сугыш елларының никадәр җанөзгеч булуы сүрәтләнде. Киемнәр, музыка, футаж, укучыларның осталыклары, болар барысы да уйланылган һәм безне, тамашачыларны шул елларга алып кайта төсле. Залда кунак итеп чакырылган әти-әниләрнең генә түгел, калган укучыларның да күзләрендә яшь бөртекләре чагылуын сиздем. Катнашучыларның барысы да гимназиядә эшләп килгән хореография, җыр түгәрәкләренә йөрүчеләр. 

"Бәйрәмгә бер ай дәвамында әзерләндек. Бик күп күмәк бию номерлары булды. Аларны хореографыбыз Илмира Шәрипова әзерләде. Ул бездә гимназия ачылганнан бирле эшли. Яшь педагог (28 яшь). Җырларны педагог-организатор Лилия Хуҗина әзерләде (25 яшь). Шигырь сөйләүче балалар – “Җиңү безнең йөрәкләрдә” конкурсы җиңүчеләре", - дип уртаклашты тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алиса Касумова. 

Бию төркемнәре: “Шәхес”, “Яшьлек”, “Алтын”, “Dance MIX” , “Февральский перепляс”. Алар ачык региональ халык биюләре конкурсы, “Кактус” халыкара күпжанрлы сәнгать фестивале, Бөтенроссия хореография сәнгате фестиваль-конкурсы “В вихре танца”, Ачык республикакүләм “Колибри”фестиваль-конкурсы, Республикакүләм балалар халык иҗаты “Без бергә” фестивале, Республика хореография сәнгате фестивале “Танцевальная карусель” кебек конкурслары лауреатлары. 

Сүз уңаеннан, номерлар вакытында экрандагы сугыш елы фото-видеолары сүрәтләнгән футажларны, сценарийны Алисә ханым үзе әзерләгән. Ул үзе дә яшь педагог (31 яшь).

Бәйрәм тәрбия эшләре бүлеге директор урынбасары Айгөл Гимадеева (29 яшь) җитәкчелеге астында оештырылган.

Моннан кала, гимназия укучылары бәйрәм акцияләреннән дә читтә калмаган. "Укучылар "Окна Победы" акциясендә бик теләп катнашты. Барлык кабинет тәрәзәләре Җиңү тематикасына туры китереп бизәлде. «Георгий лентасы –  Җиңү символы” – дошман белән көрәш вакытындагы батырлык күрсәткече. Һәр укучы #Георгиевскаяленточка Бөтенрәсәй акциясендә катнашты. Бәйрәм алдыннан гимназиябездә “Ачык микрофон” чарасы уздырылды. Бу чын-чынлап ватанпәрвәрлек һәм тарихка хөрмәт бәйрәме булды. Һәркем безнең ирегебез өчен көрәшкән батырларыбызга рәхмәтен белдерә алды. 8 май көнне башлангыч сыйныф укучыларыбыз Бөек Җиңүгә багышлап тантаналы марш белән уздылар. Кечкенә булсалар да, барысы да үзләрен зурларча тотты. Мондый патриотик чаралар булганда, тулы хокук белән “беркем беркайчан онытылмаячак!" дип әйтә алабыз", - дип уртаклашты "Адымнар-Чаллы" гимназиясе директоры Азат Галиев. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда "Адымнар" мәктәбе 2021 елда ачылды. Биредә бүгенге көндә 900дән артык укучы укый һәм 64 педагог хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

17

3

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев