Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Җиңү көненә шәһәр чиста булырга тиеш

«Яз көне умырзаялар түгел, тәмәке төпчекләре чыга», - ди мэр.

Чаллы мэры җитәкчеләрне һәм халыкны шәһәрне чистарту эшен башларга чакырды. 

«Шимбә көнне көндез 10 градус җылы булачак. Бу атнада шәһәр территорияләрен чистарту эшен башлагыз. Бу барлык предприятие һәм оешмаларга кагыла. Генераль җыештыруга әзерләнергә, шәһәр өмәсенә кадәр төп эшләрне башкарырга кирәк. Безнең шәһәрне үзебездән башка беркем дә чистартмый. Укучылар, студентларны да бу эшкә җәлеп итегез. Саф һавада территорияләрне чистарту авыр түгел. Бу – тәрбия чарасы да. Кеше үзе җыештырган шәһәрне пычратмый. Черкашин («Ял һәм мәдәният паркы» МУПы директоры) белән Анисимов («Автомобиль юллары» предприятисе директоры) җыештырган җир түгел, ярты миллион халык артык пычратмаган урын чиста була. Барыбыз да чүплибез, бу тормыш, әмма артыңнан җыештырырга кирәк. Кайбер йортлар янында яз көне умырзаялар түгел, тәмәке төпчекләре чыга, – дип шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итте. 

Мэр Чаллыны чистарту, яшелләндерү эшләрен Бөек Җиңү көненә тәмамларга кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев