Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңүче командага бүләк – спорт объектына ремонт

Чаллыда мәктәп командалары арасында футбол лигасы башланды.

Чаллының «Победа» манежында 9нчы мәктәп футобол лигасына старт бирелде. Быел футбол ярышларында 60 мәктәп командасы катнаша. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спортчыларны, тренерларны, мәктәп директорларын һәм турнир партнерларын сәламләде, уеннарда уңышлар теләде. Ул үзенең чыгышын ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Чаллыга «Победа» манежын бүләк иткән өчен рәхмәт әйтүдән башлады.  

«Без балалар, яшьләр, зурлар футболына финанслар гына җәлеп итеп калмыйбыз, дөньядагы беренче уен – футбол яшь спортчыларга кирәк булсын өчен бар эшне чын күңелдән башкарабыз. Чаллы – автомобильчеләр һәм КАМАЗ машиналары шәһәре генә түгел, футбол шәһәре дә.  Футболны Чаллыда яраталар, хөрмәт итәләр. Аны кызлар да уйный. Без кызларның уңышларга ирешүенә ышанабыз», – диде ул. 

Быел иң көчле команда исемен алу өчен 700дән артык укучы көрәшә. Алар 48 малайлар һәм 12 кызлар командасы составында уйный. 

Шәһәр мэры 8 яңа команда вәкилләренә формалар тапшырды. Уеннарда җиңгән иң көчле команданың спорт объекты ремонтланачак. Ә иң яхшы уенчыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Узган елда суперфиналчылар велосипедлар белән бүләкләнгән иде. 

Фотолар Чаллы хакимиятенең телеграмм-каналыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча футбол