Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалид бала тәрбияләүчеләргә – өстәмә акча

Аны өстәмә ял өчен бирәләр.

Социаль фонд инвалид балалары булган  ата-аналарга өстәмә ял көннәре өчен  ел башыннан якынча 95,2 млн. сум акча түләгән. Айга дүрт көнлек түләүле мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә бирелә. 

Өстәмә яллар сорап язылган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне берьюлы рәттән яки ай дәвамында бүлеп алырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.

«Сентябрьдән өстәмә ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин булачак. Ата-аналар,  файдаланылмаган ял көннәрен  җыеп бару мөмкинлегеннән файдаланып, 24 көнлек  өстәмә ялны бала карауга багышлый алачаклар»,  –  ди  ТР буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча ана капиталы индексация