Инвалидлар декадасында Чаллыда 140 чара узачак
Яңалыклар тасмасы

Инвалидлар декадасында Чаллыда 140 чара узачак

Ункөнлек 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Чаллыда 43 334 инвалид исәптә тора, шуларның 2 349ы – балалар. Сәламәтлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен уңай шартлар булдырылган. Алар яши торган йортларда пандуслар урнаштырылган. Инвалидлар тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана ала, алар өчен төрле һөнәри белем бирү программалары эшли. Махсус операциядән кайткан 3 кеше төрле юнәлеш буенча өстәмә белем алган.

Балалар өчен мәктәпләрдә дә уңай мохит тудырылган. Алар, шулай ук, төрле түгәрәкләргә йөри ала. Укытучылар өйгә килеп тә белем бирә.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Чаллыда инвалидлар өчен төрле мәдәни һәм спорт чаралары узачак.  2 декабрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда концерт оештырылачак. Ай дәвамында инвалид балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш» иҗади фестивале, «Ярдәм кулы» хәйрия акциясе, спектакльләргә, күргәзмәләргә йөрү каралган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев