Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Инвалидларга - 3 млн сум акча

Инвалидлар декадасы дәвам итә.

Тукай районында сәламәтлекләре чикле кешеләр ункөнлеге кысаларында " Игелек кыл!” хәйрия марафоны үтте. Әлеге чара 2018 елдан бирле үткәрелә. Быелгы марафонда район хәйрия фондына 2 миллион 900 мең сум акча тупланды.  Бу акчалар гариза нигезендә ел дәвамында инвалидларга ярдәм итү өчен тотылачак.

Традиция буенча, марафон барышында районның хәйриячелектә танылган шәхесенә “Алтын йөрәкле кеше” исеме бирелә. Быел бу исемгә “ Тукай- теплогаз” предприятиесе директоры Мөсәнниф Ханов лаек булды. 
Хәйрия акциясендә Тукай районының барлык предприятие, оешмалары коллективлары, депутатлар, дин әһелләре, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, аерым кешеләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы Тукай районы башлыгы #твори добро