Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалидлык буенча пенсия шәхси мөрәҗәгатьтән башка билгеләнә

2022 елның 1 январеннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданинны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның федераль реестры мәгълүматлары нигезендә билгеләнә.

Пенсиягә хокукны раслаучы документларны пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк. 

Ел башыннан Татарстанда яшәүче 1500гә якын инвалидка пенсия шул ысул белән билгеләнде. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Гамәлдәге пенсионерга инвалидлык бирелгән очракта пенсия фонды айлык акчалата түләү билгели.

Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турындагы карар федераль реестрдан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң, өч эш көне дәвамында пенсия фонды бу турыда гражданинга хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә. Исәпкә алу язмасы булмаса, почта аша килә.

Пенсия билгеләнгәннән соң аны китерү ысулын гражданин үзе билгели. Пенсияне китерү ысулы турындагы гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X