Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Инзилә Сәлимова: «Мәскәү Сабантуена яңа күлмәк тектердек»

Инде 15 ел дәвамында башкалада Чаллы артистлары милли бәйрәм уздыра.

Сабантуй һәрвакыт “Коломенское” музей-тыюлыгында уза. Быел ул 5 нче июльдә булачак. 

Бүгенге көндә “Мәдәният һәм ял паркы” предприятиесе хезмәткәрләре башкалада бәйрәм бизәге булган авыл йортларын җыя. Анда халык осталарының кул эшләреннән торган ярминкә, өлкәннәр һәм балалар өчен халык уеннары оештырылачак. 

Концерт программасы белән баручы Чаллы артистлары арасында ТР атказанган артисты Инзилә Сәлимова  да бар. Ул безгә бүген кич автобус белән Мәскәүгә юл тотачакларын әйтте.

«Ике ел бара алмаган идем. 2023нче елда кызымның чыгарылыш кичәсе булды, былтыр әтием үлде. Бәйрәмгә халыкка танышрак, кушылып җырларлык, биерлек җырлар сайладым. Быел сәхнәгә өр-яңа, матур милли күлмәкләрдән чыгачакбыз. “Авыл” капкасы янында кунакларны каршы алу өчен дә милли бизәкле альяпкыч, бәби итәкле күлмәк, читектән торган яңа костюм тектерделәр. “Эврика” мәдәният үзәгенә, мәдәният идарәсенә рәхмәт.  Иртәгә барып җиткәч, кичен зур репетиция булачак. Аннары кызлар белән буш вакытта Кремль янына барып кайтырга торабыз», - дип уртаклашты шәһәрдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев