Әлеге сорауга шәһәр мэры Наил Мәһдиев җавап бирде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 2023 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә быел башкарылачак эшләргә тукталды.
- Йогышлы авырулар хастаханәсенең соңгы Д блогындагы ремонтны төзүчеләр быел 1 майда тәмамларга планлаштыралар. Кама аръягы районнары һәм Чаллы халкына медицина ярдәме күрсәтүче бу хастаханәне капиталь ремонтлауга 2 млрд сумнан артык акча тотылды, - диде ул. - 2024 елда сугыш ветераннары госпитале, берничә поликлиника ремонтланачак һәм җиһазланачак. Шулай ук 5нче хастаханәнең яңа бинасының проект-документация эшләрен тәмамлау күздә тотыла.
Нет комментариев