«Йолдызчыклар» балалар бакчасы сабыйлары җәйләрен файдалы итеп үткәрәләр - ФОТОЛАР
Чаллының 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар җәйге ялларын бик күңелле, файдалы һәм кызык үткәрәләр. Бакча тәрбиячеләре тарафыннан биредә төрле уеннар, эстафеталар, мастер-класслар оештырыла.
– Безнең балалар бакчасы нәниләре актив та, кызыксынучан булулары белән дә аерылып торалар. Әйтик, шушы көннәрдә сабыйлар микроскоп белән эш итәргә һәм тәҗрибә үткәреп карарга уйладылар. Моның өчен урамнан махсус алып кергән үсемлек-бөҗәкләрне зурайтып күрсәтүче пыяла астына урнаштырып, ныклап игътибар белән күзәттеләр. Хәтта үзара бергәләшеп сөйләштеләр, күзәтүләре белән уртаклаштылар, үткәргән тәҗрибәдән алган хис-кичерешләре белән дә уртаклаштылар. Менә шулай нәниләр үзләре дә сизмәстән тәҗрибә ярдәмендә яңа белемнәр үзләштерәләр, әйләнә-тирә мохитне танып белергә өйрәнәләр, – дип яза тәрбияче Язилә Минhаҗева.
– Бакчабызга бер үзенчәлекле кунак килүен дә әйтеп үтәсе килә. Урманнын бар тереклек иясен куркытып торучы, усалларның усалы, хәйләкәрнең хәйләкәре – ул да булса Убырлы! Ләкин, ничек кенә булмасын, бакчабыз нәниләре үзләрен бик тә дөрес тоттылар, куркуларын сиздермәделәр. Әле, киресенчә, төрле кызыклы бәйгеләр оештырып, Убырлыны да кызыксындыра алдылар. Шулай итеп, балалар Убырлыга уңай йогынты ясап, аннан бүтэн беркайчан да беркемне дә алдамаска вәгъдә алдылар, – дип яза балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Фәсхетдинова.
– 115нче балалар бакчасында кунакта табигать сакчылары да булып кайтты. Нинди сакчылар дип сорарсыз? Кемнәр соң алар? Нәниләребез дә әлеге кызыклы геройларны күрүгә, шул сорауларны бирделәр. Табигать-Ана hәрбер бөҗәген, үсемлеген, хайванын – барысын да ярата, сәламәт яшәешләрен тели. Без – кешеләр исә әлеге хакыйкатьне аңларга, аны онытмаска тиешбез. Табигать сакчылары исә 115нче балалар бакчасы нәниләренә нәкъшуларны бәйнә-бәйнә аңлаттылар. Соңыннан бергәләшеп кызыклы уеннар да уйнадылар, гомумән, вакытны бик кызыклы hәм файдалы итеп үткәрделәр, – дип хәбәр итә тәрбияче Ольга Мишина.
– Бакчабызның педагогик коллективы үсеп килүче буын нәниләргә белем-күнекмәләр биреп кенә калмый, аларны hәрьяклап үсешкә ирешкән, матурлыкны күрә һәм тоя белүче чын шәхесләр итеп тәрбияләү өчен бөтен көч-тырышлыгын куя. Ә моның өчен, иң беренче чиратта, нәниләрнең эчке дөньясын, хыялларын үстерү, аларны уңай хис-тойгылар белән мөмкин кадәр баету мөһим. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен бакчабыз тәрбиячеләре төрле ысул-терапияләрдән уңышлы файдаланалар. Әйтик, шушы көннәрдә балалар белән төрле төсле тәлинкәләргә салынган тоз ярдәмендә рәсемнәр ясадык. Моннан тыш төрле әкияти герой борыннарын сабыйлар белән киеп, хайваннар дөньясын да өйрәндек. Әйтергә кирәк, бакчабыз нәниләренә әлеге ике терапия бик тә ошый. Чәнки алар бу ысулларны уен дип күрәләр, ә уен ул – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп шөгыле, – дип яза музыка җитәкчесе Миләүшә Сөнгатуллина.
– Сәламәтлекне саклау – үзебездән тора. Моны безнең балалар бакчасы нәниләре яхшы аңлый. Аларның матур, көчле, сәламәт булып үсәселәре килә. Шуңа да җәй көннәрендә саф hавада мөмкин кадәр күбрәк булырга, чыныгырга тырышалар, хәтта бергәләшеп төрле кызыклы уеннар оештыралар, – дип яза 115 балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Галиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев