Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Йолдызчыклар» балалар бакчасында әкият куялар

Җәйге чорда сабыйларның ялы күңелле үтә.

Пластик шешәләрдән ясалган чәчәкләр, әкият геройлары, ташбака, пальмалар, матур койма-рәшәткәләр... 115нче санлы «Йолдызчыклар» балалар бакчасы үзе бер әкият дөньясын хәтерләтә. Балаларга тәрбия бирүдә, матурлыкка өйрәтүдә әлеге эшләнмәләрнең әһәмияте зур, ди тәрбиячеләр.

Җәйге чорда сабыйларның ялын тагын да күңеллерәк итү өчен балалар бакчасы коллективы яңадан-яңа чаралар уйлап таба. 

– Шушы көннәрдә нәниләребез белән күбәләк корты (гусеница) ясадык. Әвәләү ысулы шактый катлаулы булса да, сабыйлар бар дөньяларын онытып, тырыша-тырыша уенчык ясадылар, - ди тәрбияче апалары Резидә Галиуллина.

- Без исә 11нче төркем кызлары белән театраль уенчыклар ясадык. Соңыннан балалар белән әкият уйлап табып, уйнап та карадык. Бик күңелле чара булды, - дип яза тәрбияче Алия Солтанова.

- Су белән уеннар – бакчабыз нәниләренең иң яраткан шөгыле. Өстәвенә, чыныктыруның иң отышлы ысулы да! Уйнаганда, нәниләр, үзләре дә сизмәстән дөньяны танып белергә өйрәнәләр. Мондый төр уеннар уңай хис-тойгылар бүләк итә, шулай ук балаларны үзара аралашырга да күнектерә. 8нче төркем сабыйлары исә аеруча да күп су белән уеннарда катнашалар: рәхәтләнеп балык тоталар, су пистолетлары белән тезеп куелган кегльләргә аталар. Бу, әлбәттә, бер кешене дә битараф калдырмый. Бөтен кеше саф һавада рәхәтләнеп күңел ача, – дип сөйли тәрбияче апалары Чулпан Шакирова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев