Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йолдызнамә: Укчыларның серләрен чишәрләр!

Кучкар. Үз-үзегезгә тәнкыйть һәм тирә-юньдәгеләргә карата таләпчәнлек эш планында могҗизалар китереп чыгарырга мөмкин. Кешеләрне артык туры сүз һәм кискенлек белән шаккатырмагыз. Шәхси тормышыгызда нәрсәдер үзгәртергә кирәк.

Үгезбозау. Иҗади инициатива күрсәтегез, хезмәттәшләрегез һәм дусларыгыз белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Тәвәккәллегегез өстенлек алачак һәм сезгә файда китерәчәк. Ял көннәрендә чын-чынлап ял итегез, эш турында уйламагыз.

Игезәкләр. Бу атнада яраткан кешегез күңелле сюрпризлар белән сөендерәчәк. Бәхәсле мәсьәләләр сезнең файдага хәл ителәчәк. Эштә үзегезнең профессиональ сыйфатларыгызны күрсәтә алырсыз. Ял көннәрендә ата-аналар белән аралашыгыз.

Кысла. Дүшәмбе көнне яңа мәгълүматтан сак булыгыз, сезне адаштырырга, алдарга мөмкиннәр. Әле ял итәргә вакыт җитмәде, мөһим проектны тәмамлау өчен зур көч куярга кирәк. Ял көннәрендә өйдә файдасыз бәхәстән сакланыгыз.

Арыслан. Сишәмбе бик киеренке һәм вакыйгаларга бай булачак. Чәршәмбе көнне хезмәттәшләр, дуслар сезгә проблеманы акыллы чишү юлларын күрсәтәчәк. Җомгада иң авыр эшләрне башкарып чыга алырсыз. Шимбәне өйдә үткәрмәү яхшырак.

Кыз. Бу атнада гадәти эш аеруча яхшы эшләнәчәк. Эштә сез генә хәл итә алырлык сораулар тупланган, әмма барысын да үзегезгә генә алмагыз, ярдәмче эзләгез. Үз проблемаларыгызны хәл иткәндә якыннарыгызның мәнфәгатьләрен онытмагыз.

Үлчәү. Җитәкчеләр максатыгызга ирешергә булышачак. Сез тирә-юньдәгеләрнең фикеренә сизгеррәк булачаксыз. Үткәннәрегезгә ябышмагыз, яңа нәрсә эзләгез, аеруча бу шәхси тормышка кагыла. Җомга көнне сүзләр белән сак булыгыз, конфликт тудырмагыз. 

Чаян. Мөһим карар кабул итәргә һәм тормышыгызны яхшы якка үзгәртергә вакыт. Йолдызлар яраткан кешегезнең фикерен тыңларга киңәш итә. Кирәксез әйберләрне ташлагыз. Конфликт барысын да үзегез эшләргә теләвегез аркасында булырга мөмкин.

Укчы. Эштә хезмәттәшләрегезнең ярдәмен кабул итегез, ул бик тә урынлы булачак. Бу атна ахырында сез уңай үзгәрешләр кичерерсез. Киеренкелек урынына җиңеллек киләчәк. Ял көннәрендә сезнең күптәнге серләрегез ачылырга мөмкин.

Кәҗәмөгез. Бу атнада көтелмәгән авырлыклар туарга мөмкин, чөнки сезгә тәвәккәл чаралар күрергә һәм күпләрне аларның кирәклегенә ышандырырга кирәк. Вакытыгызны ничек файдалануга игътибар итегез. Шәхси тормышта да үзгәрешләр булыр. 

Сукояр. Дүшәмбе көнне кешегә түгел, ә үзегезгә кирәкле эшне эшләгез. Ял көннәрендә өй эшләре бөтен буш вакытыгызны алыр, әмма авырсынмагыз, бу эшләрне башкарганда башыгызга әллә нинди идеяләр киләргә мөмкин. 

Балыклар. Бу атнада сез энергия белән тулы һәм яңа маҗараларга әзер булырсыз. Гаиләдәге җитди конфликтка килеп чыгарга мөмкин. Шимбә көнне ерак туганнарыгыздан яңалыклар көтегез, алар сезгә ниндидер мөһим проблеманы чишүдә ярдәм итә алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев