Йомыркага бәя төшәрме?
Белгечләр фаразынча, моңа киләсе елда гына ирешеп булачак.
Россиядә йомырка бәясе яз көне генә арзанаерга мөмкин. Бу хакта Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин хәбәр итте. Шул ук вакытта ул, Россия Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән чаралар комплексы нәтиҗәле һәм нормаль эшләгән очракта гына, моңа ирешеп булачак дип белдерә.
Ул билгеләп үткәнчә, йомырка бәясе — ягулыкка, җитештерү куәтенә, хезмәт хакына һәм товар ташуга чыгымнарның артуына бәйле. Белгеч бәяләрнең Үзәк банк тарафыннан билгеләнгән инфляция дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешлеге белән ризалашты, әмма гамәлдә бу һәрвакытта да шулай килеп чыкмый.
Шул ук вакытта спикер бәяләрне тотрыкландыру өчен үзгәрешле чыгымнарны контрольдә тоту һәм базарны көйләү кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта җитештерүчеләрне стимуллаштырырга һәм җитештерү күләмен арттырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев