Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йомыркага ни булган?

«Пенсионерларның пенсиясенә тәңгәл килә торган түгел», - ди Җәүдәт Харисов.

Әле җәй көне генә йомырканың дистәсен 55-60 сумга алырга була иде, ноябрь ае башында күкәйгә ни булгандыр, дистәсенең бәясе 100-120 сумга менде дә китте. Әле бу сумма да ярыйсы икән, Русиянең кайбер регионнарында күкәй ашыйсың килсә дистәсенә 200 сум чыгарып салырга кирәк диләр. Матбугаттагы кайбер мәгълүматлар буенча, йомырка Камчатка өлкәсендә генә кыйммәтләнми калган, имеш.

Кибет киштәләрендә йомырка бөтенләй үк бетте дип әйтеп булмый, бераз бар инде алар, әмма кыйбатрак, һич кенә дә пенсионерларның пенсиясенә тәңгәл килә торган түгел. Ә бәлки зыянлыдыр да, кем белә. Әнә итнең дә сәламәтлеккә әллә ни файдасы юк дигән язмалар ешайды шикелле. Итне чебен оны белән алмаштырмакчылар ди, бәлки ул чебен оны тора-бара йомырканы да алмаштырыр. Шулай булса тавыкларның да әллә ни кирәге калмас, кош гриппы дигән авырудан да котылырбыз.

Киләчәкне аны кем белгән инде, әлегә кибет ишекләрендә «Йомырка юк, кайчан булачагы билгесез» дигән язулар да барлыкка килде.

Җәүдәт Харисов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев