«Йонны уңаеннан гына сыпырмыйм»
«ВКонтакте»да төркемдәшебез Мәүлидә Гайсина актив тормыш алып бара
ВКонтакте»да актив төркемдәшләребезнең берсе – Мәүлидә апа Гайсина. Ул 3 ел элек комментарийда туганы Илдар Гайсин, аның Донецки халкына ярдәм итүе турында язды. Бу хакта «Шәһри Чаллы»да язма чыккач, Илдар әфәнде белән Чаллы мэры очрашып, эш кораллары бүләк итте. Соңрак шәһәрдәшебез үз теләге белән хәрби операциягә китте. Ә бүген без Мәүлидә апаның үзе белән якыннанрак танышырга булдык. Аңа 72 яшь, ул тумышы белән Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылыннан, хәзерге вакытта Хуҗәмәт авылында яши. Мин шалтыратканда: «Әле печән кайтардылар, соңрак сөйләшик», – диде. Икенче көнне иртәгәсен тавык суясы барын әйтте, кыскасы, тулы куәткә тормыш алып бара.
5 ел элек тормыш иптәшен югалтканнан соң ямансулабрак калса да, бирешми ул. Мәүлидә апа 15 ел балалар бакчасында, аннары 25 ел югары вольтлы станциядә дежур электромонтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Шактый җаваплы хезмәте өстенә ул төрле басмаларга мәкаләләр язып җибәргән.
– «Сөембикә», «Татарстан яшьләре», «Якты юл» газеталарына яза идем – үз эшем турында да, авыл кешеләре, яңалыклар, төрле вакыйгалар хакында да. Күп еллар ТР Югары суды каршында «халык утырышчысы» да булдым, – дип искә ала ул. Хәзерге вакытта интернет аша үз фикерләрен җиткерергә тырыша.
– Хаклык, дөреслек яклы мин. Шуңа комментарий язганда да «йонны уңаеннан гына сыпырмыйм». Билгеле, бу кемгәдер ошап та җитмидер. Тик минем теләгем – кешеләрне тигез күрсеннәр иде. Хәрби операция темасы миңа бик якын, үзем дә гуманитар ярдәм җибәреп торам.
«Шәһри Чаллы»ны яратып укыйм – анда бөтен темалар да бар. Туры эфирларны бик кызыксынып карыйм. Аеруча «Пятачок»ны калдырмыйм – видеолар карап, үзем шунда баргандай булам, кушылып җырлап, биеп тә алам. 15 ел рульдә йөрдем, хәзер инде яшь үзенкен итә, шулай да элеккеге вакытым булса, машинага утырып, җилдертеп барып, биеп тә кайтыр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев