Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында

116 мең чаллылы диспансеризация үткән

Быел шәһәрдә барлыгы 236 мең кеше диспансеризация узарга тиеш, аның яртысы инде медицина тикшерүе үткән. 8 меңнән артыгы диспансеризациянең икенче этабына җибәрелгән. Икенче тапкыр, тикшерү нәтиҗәләре буенча,  таррак белгечләргә баралар. Чаллыда ачыкланган чирләр арасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары, аннары шикәр диабеты, ашкайнату системасы авырулары. Чиргә китерүче факторлар арасында – рациональ булмаган туклану, аз хәрәкәт, симерү, тәмәке тарту һ.б.

2024 елдан диспансеризация кысаларында репродуктив сәламәтлекне дә тикшерәләр. “Бу бала таба алмауга китерүче чирләрне кисәтү, ялкынсыну процессларын ачыклау, шешләрне вакытында күреп алу өчен кирәк. Чаллыда быел 36 меңнән артык кеше репродуктив системасын тикшертте”, - ди Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов.

2 меңгә якын чаллылы диспансеризацияне мобиль поликлиникада узган. Шулай ук кайбер оешмалар хезмәткәрләре өчен тикшерүне  объектта ук үткәрә.  Медиклар эш урынына килеп 12 мең шәһәрдәшнең сәламәтлеген тикшергән. Наил Мәһдиев бу эшне алга таба да дәвам итәргә кушты: “Төзүчеләр, мәдәният эшчеләре, мәктәп-бакчаларда эшләүчеләр...  Аларның да сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. Бер көн эчендә җитештерү өлкәсендә дә, социаль өлкәдә дә берни дә булмый ул. Планлы диспансеризациягә вакыт табарга кирәк. План тутыру өчен генә түгел, вәзгыятькә икенче яктан карарга. Шул ук гомер озынлыгы, гаилә бәхете дә моңа бәйле”, - дип ассызыклады мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация