Йорт хайванын ташласаң – штраф түлә
Яңалыклар тасмасы

Йорт хайванын ташласаң – штраф түлә

Россия Президенты яңа законны имзалады.

Ташланган эт-песиләр язмышы инде күптәннән волонтёрларга һәм битараф булмаган кешеләргә тынгылык бирми. Әлеге проблеманы хәтта депутатлар да кат-кат күтәреп чыкты, закон проектлары тәкъдим итте. Сукбай эт-песиләргә приют ясау гына проблеманы хәл итми, җавапсыз хуҗаларга җәза төрен билгеләргә кирәк дигән фикергә килде алар.

Ниһаять, РФ Президенты Владимир Путин сукбай йорт хайваннарына бәйле законны имзалады. Эт-песиен урамда калдырган кешегә 30 мең сумга кадәр штраф, 4 аяклы дустына начар мөнәсәбәт күрсәткән хуҗага 200 меңгә кадәр штраф салыначак. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сукбай этләр

Нет комментариев