Йортыңны яхшы урынга салдыңмы?
Билгеле булуынча, ата-бабалар мәчет төзү урынын сайлауга элек-электән зур игътибар биргән.
Андый җирләрдә нигез астыннан уңай энергетика тибрәнеше тоемланырга тиеш булган, ә моны аерым сәләткә ия кешеләр генә сизә, билгели алган. Аларны «чыбыкчылар» дип тә йөрткәннәр, чөнки моның өчен алар виноград яисә тал чыбыгы файдаланган.
Гасырлар үткәч, бу борынгы «сәнгать» яңа фән — биолокация булып формалаша, ә тал чыбыгын оператор кулындагы рам һәм маятник алыштырды. Тирә-яктагы уңай һәм кире кырларның урнашуы кеше сәламәтлеге өчен бик зур әһәмияткә ия. Онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң авыр төрләре еш кына кешенең төрле типтагы патоген зоналарда булуы белән дә бәйле. Нинди типлар соң алар? Мондый яман, авыруга сабыштыра торган зоналарның кире йогынтысыннан үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга?
Патоген зоналарның төрләре
«Патоген зоналар» дип тирә-якта кире энергетикасы кеше сәламәтлегенә куркыныч янаучы урыннарны әйтәләр, — дип яза биоэнерготерапевт Александр Юриков. — Мондый зона, кагыйдә буларак, кире энергетикалы кыр ул. Табигате буенча ул зоналар геопатоген, биопатоген һәм технопатоген була.
• Геопатоген зоналар — Җир шарының тискәре нурланышы нәтиҗәсендә барлыкка килә.
• Биопатоген зоналар — тере җан ияләре яшәеше барышында хасыйл була.
• Технопатоген зоналар — нинди дә булса механизмнар һәм агрегатлар — төрле аппаратура эшләвеннән килеп чыга.
Биопатоген һәм геопатоген кырларның аермасы
Әлбәттә, мондый зоналарның тискәре йогынтысын бетерү бик авыр, ә кайчакта мөмкин дә түгел. Биопатоген кырлар белән көрәшү күпкә җиңелрәк. Алар — кешеләрнең тискәре психик борчылу-кайгырулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән кире энергия укмашкан мохит ул, шунда авыр чирле кеше булу да зур йогынты ясый. Мәсәлән, кеше үз-үзенә кул салган яисә башкалар тарафыннан үтерелгән, кара магия белән шөгыльләнгән, озак кына эчкечеләр, наркоманнар һәм психик авыру кешеләр яшәгән урын, бүлмә, фатир еш кына биопатоген зонага әверелә. Мондый урыннарны кайвакыт дин әһелләр ярдәме белән яисә үзең шәмнәр яндыру, хуш исле үләннәр һәм башка нәрсәләр файдаланып «чистартып» була.
Геопатоген зоналар белән хәл катлаулырак, чөнки әлеге очракта аның чыганагы — җир нурланышы. Аларның барлыкка килүе кайчак начар энергетикалы җир асты елгалары агымы, туфрак утыру, җир һәм тау токымнарының ишелүе, басылуы һәм башка күренешләр белән бәйле. Нинди генә нәтиҗә барлыкка килмәсен, алар шул зонада булган кешеләр сәламәтлегенә куркыныч белән яный. Югарыда телгә алынганча, андый урыннарна кешеләр ешрак чирли, яман авыруларга дучар була, алар яшьләрне һәм балаларны да аямый.
Балалар караваты кайда торырга тиеш?
Берсендә Александр Юриковны бер гаилә фатиры бүлмәләрендә патоген зона барлыгы-юклыгын ачыкларга чакыралар. Бер бүлмә дивары янында ул бик көчле геопатоген кыр булуын ачыклый. Ә каршы як дивар буенда бала караваты торган була, анда мондый кыр табылмый. «Балагызның әлеге урында йоклавы бик яхшы, ярый әле бирегә урнаштырмагансыз!» — ди Юриков. Шулай дигәч, малайның әти-әнисе ялт итеп бер-берсенә карашып ала. Баксаң, бер ел элек кенә бала караватын әлеге «начар» дивар буеннан күчергәннәр икән, ә яман урында малай өч ел буе каты чирләгән.
Ата-аналар балаларына бик игътибарлы булсын: сабыйлар начар энергетикалы зоналарга, өлкәннәр белән чагыштырганда, сизгеррәк була һәм андый урыннардан китәргә омтыла. Әгәр бала озак йоклап китә алмаса, еш көйсезләнсә, караваттан чыгарга маташса, начар төшләр күреп уянса, болар ата-аналар өчен борчулы сигнал булырга тиеш: балага патоген зона тәэсир итүе ихтимал!
Чирнең төп сәбәбен бетерү
Югарыдагылардан чыгып, патоген зонаны нейтральләштерсәң, бернинди дару һәм дәваханәләр дә кирәк булмаячак, дигән фикер туарга мөмкин. Ләкин барысы да чирнең үзенчәлегенә һәм ни дәрәҗәдә катлаулылыгына бәйле. Кеше көчле геопатоген зонада озак булса, бу очракта табиб ярдәме кирәк булачак.
Кызганычка каршы, патоген зоналар йорт-фатирларыбызда гына очрамый. Көнбатыш илләрендә моны тиешенчә аңладылар, шуңа патоген зоналарга бик җитди игътибар бирәләр.
Мөндый мөһим проблемага мөнәсәбәт бездә дә үзгәрер, дип өмет итик. Җимергеч энергетикалы мохит вакытында ачыкланырга һәм нейтральләштерелергә тиеш. Электән тупланган тәҗрибә һәм заман фәненең казанышлары йортларыбыздагы үлемечле зоналарга ышанычлы киртә, калкан куярга мөмкинлек бирә — аларны файдалана белергә генә кирәк.
(kiziltan.ru сайтыннан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев