Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җир асты юлларын төзекләндерү башланды

Март аенда үткәрелгән пресс-конференция вакытында сентябрь аена барлык ремонт таләп ителгән җир асты юллары да төзекләндереләчәк дип әйтелгән иде.

Ул вакытка барлык документлар да әзер, бары тик аукцион үткәрү көнен генә билгелисе калган булган.
Чаллылылар “Май аенда төзекләндерү эшләре башланырга тиеш иде, һаман юк”,- дип зарланалар. Алар “Төзүчеләр бульвары” һәм “Хәсән Туфан проспекты” тукталышларының бигрәк тә начар хәлдә булуын ассызыклый.
Шулай ук, “Глобус” тукталышында да төзекләндерү эшләре әле башланмаган. Баскычлар, стена һәм түшәм бүгенге вакытта җимерек хәлдә.
Ә “Энтузиастлар бульвары” һәм “Театр” тукталышындагы җир асты юлларында төзекләндерү эшләре башлап җибәргәннәр. Тик төзүчеләрнең нинди оешмадан икәне билгеле түгел, моның хакта җир асты юлларында сатучылар да белми. Хәзер аларга киоскларны бушатырга кушалар. Вакытлыча, билгеле, ләкин сатучылар урыннарын кире ала алмаслар дип куркалар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев