Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ир белән хатын арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга мөмкин? (коуч-психолог киңәше)

Газета битләрендә ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында яза башладык. Бүгенге сүзебез шул мөнәсәбәтләрнең төрләре турында. Ир белән хатын бер-берсенә артык бәйле булса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин? Яисә киресенчә булса? Бу сорауларга коуч-психолог Илүзә Әминова җавап бирә.

1. Бәйсез мөнәсәбәтләр. Ир белән хатын бер-берсенә бәйле түгел, аларның үз карашлары, үз кызыксынулары, аерым компанияләрдә күңел ачалар. Алар бәйсез рәвештә ничек телиләр, шулай яшиләр. Ләкин моның чамасы югала икән, бу, әлбәттә, яхшыга китермәячәк. Бер фикергә килә алмау белән гаилә тормышы таркалырга да мөмкин. 

2. Үзара артык бәйлелек. Бу мөнәсәбәтләр дә артык авыр санала, чөнки ир белән хатын бер-берсеннән башка тора алмыйлар, алар эмоциональ яктан гел бергә булырга тиешләр: бергә яшиләр, эшлиләр, сулыйлар хәтта. Тормыш иптәшеңне каядыр җибәрү исә хатын-кызда яки ир-атта паника тудырырга мөмкин.

3. Ачык мөнәсәбәтләр. Соңгы арада мондый мөнәсәбәтләр бик еш очрый. Әйтик, ир белән хатын ачыктан-ачык кем беләндер аралашалар, компанияләр бер була, хәтта башка кешеләр белән ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкиннәр. Мондый кешеләр җаваплы тормыш белән яшәми. Бу ике арадагы мөнәсәбәтләрне суытырга да мөмкин. 

4. Адаптив мөнәсәбәтләр. Тормыш иптәшенең иренә яки хатынына яраклашу белән бәйле була. Әйтик, хатын-кыз кияүгә чыга. Һәм шуннан соң иренең гадәтләренә, көнкүрешенә, аралашуына, характерына яраклашып бетә. Хәтта аның дуслары белән генә аралаша, ул ашаганны гына ашый, аның барган җиренә йөри, кыскасы, тормыш иптәшенә тулысынча яраклашып бетә. Мондый мөнәсәбәтләрдә яраклашкан кеше үзен югалта һәм бу кызганыч тәмамланырга мөмкин. 

5. Дуслар мөнәсәбәте. Бу мөнәсәбәт тормышта бер-береңне адлап яшәүнең бер яхшы төре. Ләкин дуслык мөнәсәбәтенең бер үзенчәлеге – монда бер-береңә эмоциональ яктан тартылу юк, дусларча гына була. Әмма мондый мөнәсәбәтләр ике кешене дә канәгатьләндерә икән, ир белән хатын еллар буе бергә яши ала. 

6. Интим ягыннан бер-береңә бик яхшы туры килгән мөнәсәбәтләр. Яшь вакытта мондый парлар бер-берсен канәгатьләндереп тора ала әле, әмма 50 яшьтән соң күп очракта аерылышалар. Чөнки яшәү дәверендә бер-береңне нәрсә кызыксындыра, нәрсә ошый яки ошамый – бөтенесен дә белеп торырга кирәк. Мөнәсәбәтләрне интим яктан гына карау бер дә дөрес түгел. 

7. Читтән торып төзелгән мөнәсәбәтләр («отношения на расстоянии»). Дөресен генә әйткәндә, мондый мөнәсәбәтләрнең киләчәге юк. Мондый төр белән яшәүчеләр бар, тик бу төр гаилә мөнәсәбәтләре турында түгел. 

8. Тулысынча туры килү. Мондый мөнәсәбәттә мәхәббәт тә, ышану да, аңлау да, ихласлык та бар. Менә шундыйлар гына чын мәгънәсендә ир белән хатын булып озак, бәхетле яшәргә сәләтле. 

Сүз уңаеннан, бу сигез төрле мөнәсәбәтнең дә яшәвенә урын бар. Чөнки яшәү барышында без үзгәрәбез, безнең мөнәсәбәтләр дә бер стадиядән икенче стадиягә күчәргә мөмкин. Гел бер тип мөнәсәбәт сайлап кына да яшәү дөрес түгел, ул үзгәреп тә тора ала. Яшьләргә киңәшем: ашыкмагыз! Яши-яши сез бер-берегезгә ияләшәсез! Нинди генә төр мөнәсәбәтләр булса да, сез бер-берегезгә туры килү тибына – идеаль мөнәсәбәтләргә чыга аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев