Ире хатынын юл читендә ташлап калдырган
Хатын-кыз «паническая атака»лардан интегә торган булган.
Уралдан Түбән Новгородка Чаллы аша узганда, бер ир юл читендәге кунакханә янында хатынын төшереп калдыра. Кунакханәдә аны, кызганып, берничә көнгә үзләренә сыендыралар.
28 яшьлек хатын-кыз автокаланың «Рука помощи» хатын-кызлар һәм балаларга ярдәм итү буенча кризис үзәгенә мөрәҗәгать итә. Шул ук көнне аның янына үзәкнең психологы килеп җитә.
«Хатын-кызның психик сәламәтлеге бигүк шәптән түгел – «паническая атака»лардан интегә», – дип аңлатып үткән белгеч.
Алга таба бичараның тормышын җайга салу буенча чаралар күрү күздә тотыла. Мәгълүм булганча, ул ире белән Түбән Новгородта яшәгән. Үзләре – Уралдан. Әти-әниләре янына кайтып килгән булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев