Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң көчле яшүсмер кем?

СССРның спорт мастеры Владимир Панов истәлегенә ирекле көрәш уздырылачак.

13 майда «Витязь» спорт комплексында 14 яшькә кадәр кыз-егетләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узачак. Аны 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае оештыра. Ул СССРның спорт мастеры Владимир Панов истәлегенә багышлана. 

Владимир Васильевич Панов – ирекле көрәш буенча халыкара дәрәҗәдәге призер, педагог. Чаллыда балалар һәм яшьләр иҗат сараеның структур бүлекчәсен дә җитәкләгән ул. 

Ярышларда 300гә якын көрәшче катнашачак. Татарстаннан тыш, Башкортстан, Марий Эл һәм Мордовия республикаларыннан, Идел буе өлкәләреннән дә киләчәкләр. 

Көрәшкә Татарстан Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Рәиф Вафин, Чаллының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Нәсрединов, Татарстанның атказанган төзүчесе, ирекле һәм милли көрәш буенча спорт мастеры, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Фрил Әхмәтов, Чаллыда ирекле көрәшкә нигез салучы, экстра-класс хөкемдары, Россиянең атказанган тренеры Андрей Романов киләчәк. 

Көрәш сәгать 10:00да башлана, ачылу тантанасы 12:00гә планлаштырылган. Җиңүчеләрне "Энергия" транспорт компаниясеннән бүләкләр көтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев