Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Ирем рөхсәт итмәсә, җырлап йөри алмас идем»

Җырчы-шәфкать туташы Бөтенроссия бәйге-фестивале финалына чыкты.

Илзирә Ибраһимова һөнәре буенча медицина белгече. Ул 5нче шәһәр хастаханәсенең күз авырулары бүлегендә өлкән шәфкать туташы һәм бер ресторанда арт-директор булып эшли. Җырларга яратуы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә зур сәхнәгә чыкты.  Бүгенге көндә аның репертуарында 15тән артык җыр бар. Илзирә инде Чаллыда һәм Казанда үзенең концертларын да куеп өлгерде. Татарстанда уза торган мәдәни чараларда да актив катнаша. Күптән түгел ул  сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында узган Бөтенроссия бәйге-фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясап, финалга чыкты. Әлеге уңайдан, без җырчы-шәфкать туташын редакциябезгә чакырып, әңгәмә кордык.

–  Илзирә ханым, сез үзегез шәфкать туташы, үзегез җырчы... Ничек шулай килеп чыкты?
– Минем балачак хыялым – шәфкать туташы булу иде. Әтинең бер сеңлесе хастаханәдә эшләп, кешеләргә саулыкларын ныгытырга ярдәм итте. Мин аңа кызыктым. Чаллы медицина көллиятен тәмамладым да, 5нче шәһәр хастаханәсенә эшкә кердем. 20 ел инде шунда хезмәт куям. Иҗади гаиләдә үскән бала буларак, кечкенәдән сәхнәдә дә чыгыш ясарга хыялландым. Әнием –  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Минем ул язган шигырьләргә иҗат ителгән җырларны халыкка җиткерәсем килде. Әнә шулай тәвәкәлләп, 2023 елда «Тормыш яратканны ярата» дигән җыр белән иҗат юлымны башлап җибәрдем.

– Илзирә ханым, җырчы булуыгызга гаиләгездә ничек карыйлар? Балаларыгыз сезнең җырларыгызны тыңлыймы?
– Аллаһка шөкер, гаиләмдә мине аңлыйлар. Ирем рөхсәт итмәсә, мин җырлап йөри алмас идем. Без ике малай үстерәбез. Зур улыбыз Камил – 11нче сыйныфта, Кәримебез 4нче сыйныфта укый. Улларым спорт белән шөгыльләнәләр. Минем җырларымны яраталар. Кечкенә малаем машинага утыргач та: «Әни, «Көрәшчеләр гимны»н куй әле», – ди. 

Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев