Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иреннән көнләшеп ике баласын суйган анага карата җинаять эше ачылды 18+

Казанда янә фаҗига: ана ике баласын суйган. Әлеге куркыныч хәл 1 март көнне була.

Балаларның берсе шундук җан бирә, икенчесенең гомере өчен хәзер Республиканың балалар клиник хастаханәсе табиблары көрәшә.
Фаҗига Казанның Яңа Савин районындагы Чистай урамы буенча урнашкан бер йортта, 15:37 сәгатьтә була. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге хәл хатын-кызның иренә көнләшүе аркасында килеп чыга. Ана кеше балаларның күкрәгенә өчәр тапкыр кадый, соңрак үз-үзенә дә кул салырга җыена. Өйгә кайтып кергән ир-ат, балаларның һәм хатын-кызның канлы гәүдәләрен күреп, ашыгыч ярдәм чакырта.

“Казанферст” порталы язуынча, хатын-кыз белән ир-ат икесе дә 1986 елгы. Хатын-кыз психиатрда учетта тормаган, гаилә эчкече булмаган. Әмма аларның мөнәсәбәтләре аерылышуга таба барган дигән фаразлар бар.

Хәзерге вакытта баланың хәле тотрыклы. Ана кеше исә 7 нче клиник хастаханәдә реанимациядә. Аның хәлен табиблар авыр дип бәялиләр.
Әлеге фаҗигага карата җинаять эше ачылган.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев