Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм

15 мартта «Леруа Мерлен» сәүдә челтәренең Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференциясе узачак.

«Леруа Мерлен» Россия базарында иң эре DIY сәүдә челтәре булып тора. Һәр гипермаркетта кимендә 35 000 төр товар биш төп юнәлеш буенча сатыла – йорт, интерьер, төзелеш материаллары, ремонт, бакча. Шул ук вакытта «Леруа Мерлен» үз маркетплейсын һәм онлайн сату эшен актив үстерә.

Бүгенге көндә компаниянең барлык товар әйләнешенең 70 процентын локаль җитештерелгән товарлар тәшкил итә, һәм компания җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән конференциядә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк: https://lerua-merlen-vostok-event.timepad.ru/event/1950590/. Чара 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин ур., 1 йорт адресы буенча узачак.

Конференциядә катнашучыларга битлекләр яки респираторлар кию мәҗбүри. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы