Инспекторлар кемнәрне административ җаваплылыкка тартырга җыена?
4 октябрьдә Чаллыда ЮХИДИ инспекторлары шәһәр проспектларында массакүләм тикшерү үткәрәчәк. Аның барышында исерек килеш руль артына утыручыларны, правасыз йөрүчеләрне, автокреслосыз балаларны йөртүчеләрне һәм тонировка таләпләрен үтәмәүчеләрне ачыклау күздә тотыла.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне административ җаваплылыкка тартачаклар. Рейдның төп максаты - юл-траснпорт һәлакәтләрен кисәтү, йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлеген саклау.
Нет комментариев