Иртәгә Чаллыга беренче «Метеор» килә
Республикада су транспортында пассажирлар йөртүне яңарталар.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Чаллыдан тиз йөрешле су суднолары йөри башлавын хәбәр итте. Иртәгә яңа "Метеор-2020" Чистай-Түбән Кама-Алабуга-Чаллы маршруты буенча беренче рейска чыгар дип планлаштырыла.
– Иртәгә төшке аш тирәсендә Чаллыга яңа "Метеор-2020» киләчәк. Рейс иртәнге 8 сәгатьтә Чистайдан башлана. Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрен карыйбыз. Соңгы тукталыш Чаллының Үзәк урамында була, - диде министр Боровецк күперен ачу тантанасында. - Без су транспортында пассажирлар йөртүне яңартырга, шәһәрләрнең матурлыгын гына түгел, республика сәнагатенең көчен дә күрсәтергә телибез. «Метеор"лар Горький исемендәге Яшел Үзән судно заводында җитештерелә. Без туристлык агентлыклары белән шәһәр тарихы, сәнәгать предприятиеләре музейларына, "КАМАЗ"га, визит-центрга барабыз".
Чаллыда "Чаллыяр" торак районында елга вокзалы да төзеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев