Иртән җылы, кич салкын
Яңалыклар тасмасы

Иртән җылы, кич салкын

17 февральгә һава торышы.

Татарстан синоптиклары бүген һава торышының кискен үзгәрүен хәбәр итте. 
Иртән республиканың кайбер районнарында юеш кар, аерым районнарда яңгырлы кар явачак.
Көнбатыштагы районнарда кич һәм төнлә каты кар явуы көтелә. Буран, бозлавык ихтималы зур
Җилнең тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин. 
Көндез температура 2-7 градус салкын. Кич 7-12 градуска кадәр суыта. Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык барлыкка килә.
 Чаллыда көндез 6 градус, кич 9-11 градус салкын булачак. Көн дәвамында кар явачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


буран бозлавык һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев