Иртәгә, 25 февральдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә, 25 февральдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә

Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә .Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында, Казанны да кертеп, буран көтелә. Моннан тыш,секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.  

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкыннар 25 февральгә кадәр сакланачак, дип хәбәр иткән иде. 

Чыганак:Татар-информ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев