Иртәгә мәктәпләрдә дәресләр булмый
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә мәктәпләрдә дәресләр булмый

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ачык һавада дәресләр үткәрергә киңәш итә.

Яңа уку елы башыннан Татарстан мәктәпләрендә 44 792 кеше «фильтр»ны узмаган. Бүгенге көндә барлыгы 96 мәктәптә сыйныфлар таратылган. Чаллыда да чирләүче балалар күп. Министрлык һәр шимбә саен республика мәктәпләрендә  саф һавада чаралар үткәрергә киңәш итә. Ял көннәрендә мәктәпне һәм сыйныфларны махсус лампа ярдәмендә зарарсызландыралар. «Безнең лицейда да иртәгә дәресләр булмый. Балалар ачык һавада күбрәк булсалар, чыныгалар, азрак чирлиләр», – ди 84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат (рәсемдә) директоры Фирдүсә Әюпова.

Зөлфия ГАЛИМ .

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф мәктәп

Нет комментариев