Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы урам җыештыручы, сантехникларны бүләкләделәр - ФОТОЛАР

Аларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов тәбрикләде.

Шушы көннәрдә шәһәр ипподромы территориясендә «Чишмә» халыклар дуслыгының үзешчән артистлары концерт куйды. Биредә татар, рус, мордва, мари, чуаш, удмурт һәм башка милләт вәкилләре чыгыш ясады. Концерт бик җанлы барды. Халык артистларга кушылып җырлады, биеде. 

– Ипподромга концерт карар өчен махсус килдек. Биредә безнең яшьлек җырларын башкаралар. Аннары төрле милләт халкының костюмнарын сокланып карадык. Чара бик матур оештырылган иде, – дип сөйләделәр Светлана Петрова белән Валентина Исайкина. 

Шәһәр башкарма комитетының Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләрен мактау грамоталары белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында «Паритет» идарә компаниясенең «Чаллының иң чиста ишегалды» оешмасы урам җыештыручысы Рузалия Сатдарова да бар иде. Рузалия Гарифовна «Иң яхшы урам җыештыручы» номинациясендә 1нче урынга лаек булды. 

– Идарә итү компаниясендә 8 ел урам җыештыручы булып эшлим. Мондый конкурсларда катнашканым бар иде, әмма җиңү яулаган юк иде әле! Бик көтелмәгән булды инде! Безнең авыр хезмәтне бәяләгәннәре, күрә белгәннәре өчен рәхмәт. Матурлык тудыру канда бит инде ул. Конкурс өчен генә ясалган эш түгел. 47/02, 47/06 комплекслары ишегалларына хезмәт күрсәтәм, анда күп чәчәкләр утыртабыз, территорияне чиста һәм матур итеп тотабыз. Безнең хезмәтне йортта яшәүчеләр дә күрә, алар да чәчәкләр үстерергә булыша, – дип сөйләде Рузалия ханым. 
Бәйрәмдә иң яхшы ишегалды, иң яхшы йорт яны, иң яхшы урам җыештыручы, иң яхшы сантехник исемнәрен алучыларны да, иң яхшы эшләүче ТОСларны да бүләкләделәр. Шулай ук ТОС җитәкчеләре комплекстагы актив шәһәрдәшләребезгә дә рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев