Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иске йорт урынында яңасын төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкме? (юрист җавабы)

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юридик үзәге җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау. Иске йорт урынында яңасын төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкме? Хәл болай: күршеләр гадәти иске йортны сүткән урында ике катлыны төзергә җыеналар. Андый биек бина безнең йортны кояштан тулысынча каплаячак, чөнки ике арадагы ераклык 3 метрдан артмый. Безнең ризалыктан башка йорт төзергә хокуклары бармы? Чөнки закон нигезендә, ике йорт арасындагы ераклык 3 яки 6 метрдан да ким булырга тиеш түгел. 

Җавап. Барлык торак пунктларда да Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару махсус кагыйдәләр нигезендә алып барыла. Әлеге кагыйдәләрдә теге яки бу торак пункт өчен яраклаштырылган төзелеш нормалары билгеләнә. Хәзерге вакытта шәхси торак йорт төзелеше (шәһәр төзелеше кодексының 51.1 маддәсе) белдерү бирү тәртибендә башкарыла. Шуңа күрә Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре белән җентекләп танышырга һәм инсоляция (кояш яктысы каплану-капланмау дәрәҗәсе) нормаларының тиешенчә үтәлүен таләп итәргә тәкъдим итәм. Ә күршеләрегез йорт төзи башлау турында архитектура идарәсенә мөрәҗәгать  итәргә тиешләр. Әгәр аларның проекты шәһәр төзелеше таләпләренә тәңгәл килми икән, рөхсәт бирелмәячәк. Йорт төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев