Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җитәкче сүзендә торды

Йортларга кайнар су бирелә башлады.

"Яр Чаллы җылылык челтәрләре" шәһәрдә җылылык  челтәрләрен йомгаклау опрессовкалавы үткәрелүен хәбәр итте. 10 сентябрьдә башланган гидравлик сынау вакытында 740 погон км. торбаның ныклыгы тикшерелгән. 

Бүгенгә барлыгы 14 кимчелекле  урын ачыкланган, аның берсе бетерелгән. Калганнарын ремонтлау дәвам итә. Ремонт бригадалары ял көннәрендә дә эшли.  

Хакимияттә узган киңәшмәдә "Яр Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин: "3-4 көннән соң фатирларга кайнар су бирә башлыйбыз", - дигән иде. Сүзендә торды. Ремонт эшләре тулысынча тәмамланган йортларга 12 сентябрьдә кайнар су бирелде.

Беренчеләрдән булып Мәләкәс аръягы микрорайоны, ЗЯБ бистәсендәге кайбер йортлар- барлыгы 224 йорт кайнар су белән тәэмин ителде. 

Бүген яңа шәһәрнең  32, 33, 34, 36, 59, 60, 62 комплекслары, өлешчә 9 нчы комплекс   халкына кайнар су бирелде. Яңа шәһәрдә барлыгы 112 йортка кайнар су кушылды. 

Кайнар су бирү йортлар эчендәге челтәрләрдәге ремонт эшләренә дә бәйле. Аларны идарә итү компанияләре башкара. 

Шәһәрдәге җылылык челтәрләрендә ремонт эшләре беткәннән соң фатирларда кайнар су булмаса, үзегезнең идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар су