Җитәкчеләр халык белән очраша
Очрашулар январь буена дәвам итә.
Шәһәр җитәкчеләре 15 январьдән халык белән очраша башладылар. Очрашуда район башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, депутатлар, идарә итү компанияләре җитәкчеләре катнаша. Алар 2023 елда башкарылган эшләр, 2024 елга планнар турында сөйлиләр. Халыкны борчыган сорауларга җавап бирәләр.
Очрашулар түбәндәге урыннарда була.
Комсомол районы:
17 январьда – 56нчы мәктәптә; 18 январьда – 3нче мәктәптә;
Үзәк районы:
17 январьда – 38нче мәктәптә; 22 январьда – 78нче лицейда; 24 январьда – 17нче мәктәптә, 25 январьда – 18нче мәктәптә; 29 январьда – 29нчы гимназиядә, 31 январьда – 45нче мәктәптә, 1 февральдә – 50нче мәктәптә.
Автозавод районы:
17 январьда – 48нче мәктәптә, 18 январьда – 43нче мәктәптә, 22 январьда – 40нчы мәктәптә, 24 январьда – 24нче мәктәптә, 25 январьда - 52нче мәктәптә, 29 январьда – 29нчы гимназиядә, 31 январьда - 49нчы кадет мәктәбендә.
Халык белән очрашулар 18 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев