Җитәкче фикер алышырга чакыра
Яңалыклар тасмасы

Җитәкче фикер алышырга чакыра

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев үзенең "ВКонтакте" социаль челтәр битендә Чаллы халкын начар юллар туында фикер алышырга чакырып мөрәҗәгать итте. "Яхшы юллар - уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итүнең нигезе. Кушылыгыз, сезнең белән элемтә кирәк", - дип язган Наил Мәһдиев. Моңа шәһәрдәшләр игътибарсыз калмаган. 19/15 йорты ягына "Камилла - Үзәк"...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев үзенең "ВКонтакте" социаль челтәр битендә Чаллы халкын начар юллар туында фикер алышырга чакырып мөрәҗәгать итте. "Яхшы юллар - уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итүнең нигезе. Кушылыгыз, сезнең белән элемтә кирәк", - дип язган Наил Мәһдиев. Моңа шәһәрдәшләр игътибарсыз калмаган. 19/15 йорты ягына "Камилла - Үзәк" кибетенәннән җәяүлеләр, ә 19/15 һәм 17/01 йортлары ягына сукмак кирәк. Шулай ук Чаллы дәүләт татар драма театрыннан 6/12 йортына кадәр аралыкның төзекләндерү зарур. Бүгенге көндә Наил Гамбәрович битенә язылучылар 3 меңнән артып киткән.


Нет комментариев