Юбилейлар елы башланды
«Энергетик» мәдәният сараенда тантаналы чара булды.
“ Энергетик” мәдәният сараенда Чаллының 400 һәм беренче “КАМАЗ” зур йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулган юбилейлар елын ачу тантанасы узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы үсешенә зур өлеш керткән, хезмәт батырлыклары куйган кешеләр алдындагы котлау чыгышын шәһәрнең данлы тарихыннан башлады. Кама буена елышкан Чаллыда элек- электән булдыклы, җитеш тормыш итәргә теләгән кешеләр яшәгән. Ничә гасырлар элек үк биредә заманы өчен алдынгы предприятие- элеватор төзеп куйганнар. Шундый эшлеклелек гасырлар буе дәвам иткән. Инде шәһәрнең бүгенгесе данлыклы КАМАЗ предприятиесенә барып тоташа. “ КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Ирек Гомәров та үз чыгышында предприятиене шәһәрдәшләребезнең фидакарь хезмәт батырлыгы дип ассызыклады. Бәхеткә, “ КАМАЗ” бүгенге катлаулы заманда да алга зур планнар куеп эшли. Ә бу -
шәһәр халкының тотрыклы тормышы.
Тантанада шәһәрнең сәнгать осталары катнашында зур концерт дәвам итте.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев