Волонтерлар шофер белән элемтәгә кергән
Чаллының “Шәһәр коммуналь хуҗалык” предприятиесе диспетчерлык хезмәтенә бер баланың үз тукталышында төшеп калмавы турында хәбәр килә. Әнисе улының кайдалыгын геолокация буенча карап барган – анда 22нче маршрут автобусының “Мәктәп” тукталышыннан "Электротехников”ка кадәр китүе күренә. Өстәвенә улы телефонны алмый, смсларга җавап бирми.
Борчылган әнисе 112 номеры буенча шалтыратып, “Лиза-Алерт" коткару-эзләнү отрядына баласы югалу турында хәбәр итә. Волонтерлар малайны эзли башлый. Аларның элек автобус йөртүчеләрнең диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать иткәне була. Волонтерлар тиз арада шофер белән элемтәгә кереп: “Улыгыз табылды! Автобус йөртүче аны кирәкле тукталышка китерәчәк, каршы алыгыз!” - әни кешегә сөенечле хәбәр җиткерәләр. Баксаң, малай үз тукталышы яныннан үткәндә йоклап киткән булган.
Нет комментариев