Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Югалган ир-атның кызы: «Аны икмәк заводында эшләүчеләр күргән»

“Сөйләшүе аңлашылмый иде” дигәннәр.

9нчы февраль көнне өеннән чыгып китеп югалган 73яшьлек Фәнис Шәрәфуллин турында язган идек. Бу хәбәр күп кешене борчыды, социаль челтәрләрдә аның табылуы-табылмавы турында сорап язалар. Волонтерлар әлегә бу хакта яңалык булмавын хәбәр итте.

Без аның кызы Ләйсән белән элемтәгә кердек. Ул Фәнис абыйның югалган көннәре турында сөйләде.
- Подъезддагы камерадан карап белдек, әти 9нчы февраль төнге икедә өеннән чыгып киткән. Ул ялгыз яши иде. Әниебез яман шештән ел ярым элек үлде. Әти аны бик юксынды әлбәттә, депрессия дә булгандыр. Тик шулай да хәтере үз яшенә күрә яхшы иде. Ул төнне машинасына утырып Чистайга киткән. 
Ник анда юл алганы башыбызга да килми, чөнки без анда элек яшәмәдек, анда бер туганыбыз да, хәтта танышлар да юк сыман. Дөрес, әти югалгач, үз статусларыбызда, шәһәр группаларында бу хакта яздык һәм танышлар табылды, алар бүген дә безгә ярдәм итеп тора. 

Чистайга барып җиткәч, күрәсең, әтинең бензины беткәндер, ул машинасыннан чыккан. Аны якындагы икмәк заводында эшләүчеләр күреп алган. “Сөйләшүе аңлашылмый иде” дигәннәр. Алар участковыйны чакырткан. Анысы әтине Үзәк район хастаханәсенә илтеп куйган.

Камералардан күренгәнчә, әтине 10нчы февраль иртән хастаханәдән чыгарып җибәргәннәр. Мин бу хәлне әле дә аңлый алмыйм. Кеше бит начар сөйләшә, югалып калган, документлары да, телефоны да юк – урамда нишләсен ул!

Аннары әтине кибетләрдә, урамда күргәннәр. Тик бу вакытта әле аның югалуы турында мәгълүмат таратылмаган иде. Без туганнар белән аны шунда барып көн дә чиратлап эзлибез, “ЛизаАлерт” төркеменнән волонтерлар да эзли, листовкалар тарата.

Полициягә гариза яздым, тик кызганычка каршы аннан шалтыратучылар булмады. Бүген үзем шалтыратып сорагач, яңалыклар юклыгын әйттеләр. 

Машинасын барып алгач, анда яткан телефонын карадым – тавышы сүндерелгән иде. Әти, кайвакыт ялгышып, шулай кирәкмәгән кнопкага баса иде. Шуңа ул мин шалтыратканны ишетмәгән дә инде, - дип борчылып сөйләде Ләйсән Нәбиуллина.

Исегезгә төшерәбез, нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрнең +7 963 125-11-72, +7 937 777-67-29 номерлары буенча шалтыратулары сорала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев