Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл буенда үскән борчак ашарга ярыймы?

Белгеч фикере.

Юл буенда үскән яшелчәләрне, әйтик, борчакларны ашарга ярыймы? Шундый сорау белән без “Биопрепараты” ҖЧҖ фәнни җитештерү институты директоры Римма Ибатуллинага мөрәҗәгать иттек.

“Борчакларны авырулардан, корткычлардан саклау өчен никадәр күләмдә химик преператлар кулланылганын фермердан башка беркем дә әйтә алмый. Ә пестицидлар, берсүзсез, кеше организмы өчен зыянлы. Реакция һәркемдә төрлечә чагыла. Әйтик, эч китәргә мөмкин. Аеруча балаларга һәм аллергиядән интегүчеләргә сак булырга кирәк. Агулы борчак ашаганда тән кызаруы, күзләр кычытуы, ютәл башлануы, тын кысылуы ихтимал”, - дип аңлатты белгеч.

Ул Татарстан буенча 1 гектарга 1, 1.5 килограмм пестицид куллану рөхсәт ителүен дә әйтте. Тик норманы арттыручы хуҗалыклар да барын хәбәр итеп торалар икән.

Эльвира Хаҗиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: борчак