Комсомол районы белгечләре рөхсәтсез урыннарды азык-төлек продукциясен сатуны кисәтү буенча рейд уздырды.
Тикшерү барышында Казан проспектында карбызлар белән сәүдә итү очраклары ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре законсыз сатучыларның конструкцияләрен, товарларын конфискацияләде.
Роспотребнадзор белгечләре карбызны юл буеннан сатып алмаска киңәш итә. Алар тиешле экспертиза үтмәгән булып, авыр металл һәм тузан сеңдергән булырга мөмкин.
Фото: арбузы
Нет комментариев